Коръәннең «Казан басма»сы хәзер айфонда да бар
Тәфсир елында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты яңа мобиль кушымта эшләп чыгарып, iOS җайланмаларыннан файдалану өчен Коръәннең электрон версиясен "кертте", дип яза нәзарә...
Тәфсир елында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты яңа мобиль кушымта эшләп чыгарып, iOS җайланмаларыннан файдалану өчен Коръәннең электрон версиясен "кертте", дип яза нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Әлеге кушымтага нигез итеп – нәзарәттә әзерләнеп бастырылган, Сүриянең вакыфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тарафыннан Халыкара стандартларга туры килү турында Таныклыкка ия булган һәм Төркиядә Кыйраәт һәм Мусхаф экспертизасы комитеты Идарәсендә уңай бәяләнгән Коръән басмасы алынган.
Махсус мобиль кушымта теләгән һәркемгә үз кесә телефонына Коръән китабын күчереп куярга мөмкинлек бирә.
Коръәннең «Казан басма»сы мобиль кушымтасын App Store аша iOSта эшли торган мобиль җайланмаларга урнаштырырга мөмкин. Аны iPhone, iPad һәм iPod touch өчен шушы сылтама буенча урнаштырырга була: https://itunes.apple.com/ru/app/%D0%BA%D1%83%D1%80%D1%8A%D0%B0%D0%BD/id1448097524?mt=8
Киләчәктә Коръәннең “Казан басмасы”н Google play платформасы өчен дә эшләп чыгару ниятләнә.
«Казан басмасы» – татар халкының тарихи бренды, Коръәннең дөньядагы иң яхшы басмаларының берсе. Татарларда Коръән бастыру традицияләрен торгызу өстендә дә мөфтият актив эшчәнлек алып бара. Көнчыгышта болай дип әйтәләр: “Коръән Хиҗазда иңгән, Мисырда укылган, Истанбулда язылган һәм Казанда басылган”. Борынгы гыйбарә бүгенге көндә янәдән үз актуальлеген кайтара бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк