Логотип
Хәбәрләр

Корбан Гаете бәйрәме

«Быел Корбан Гаете 11 август (якшәмбе) көнне билгеләп үтеләчәк. 12, 13 август көннәрендә дә корбан китерергә мөмкин», – дип сөйләде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин «Тата...

«Быел Корбан Гаете 11 август (якшәмбе) көнне билгеләп үтеләчәк. 12, 13 август көннәрендә дә корбан китерергә мөмкин», – дип сөйләде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә.

Корбан чалыр өчен кешедә булган нисаб күләме 2019 елда 20 меңне тәшкил итә. Ачыклык кертәбез, нисаб – ул корбан чалуны мәҗбүри итә торган кешедә булган мал-мөлкәт күләме. Димәк, әгәр мөселман кешесендә 20 мең сум акча бар икән (төп кирәк-яраклар һәм түләүләрдән тыш), ул корбан китерергә тиеш.

Корбанлык өчен: пар тояклы – кәҗә, сарык, дөя, сыер кебек хайваннар кирәк дип бәян итә ул. Казанда Гает намазы 11 август көнне 4.30 да башлана. Ә инде бәйрәм вагазе башкала мәчетләрендә иртәнге 4 тә башланачак. Башка шәһәр һәм авылларда вакыт кояшның ничәдә чыгуына карап билгеләнә. Корбан чалуга килсәк, ул бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда оештырылачак, мондый урыннар Казанда 16 җирдә булыр, дип көтелә. Алдан ук 18 җирдә дип билгеләнсә дә, ул мәчетләрдә урын мәсьәләсенең тарлыгы һәм ветеринар таләпләренә җавап бирмәү аркасында икесе исемлектән төшеп калган. Корбанлыкның «Меркурий» ветеринар хезмәте аша узуын, корбан чалганнан соң тиреләрнең тире эшкәртү заводына тапшырылуы да бәян ителде.

Корбан Гаете бәйрәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

Г.Ярмиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк