Корбанга нинди хайваннарны чалырга ярамый?

Быел Корбан гаете 11 августта була. Корбанлык хайван сыйфатында файдаланылмый торган хайваннар исемлеге Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында чыкты:

ике күзе сукыр яки бер күзе сукыр булса;

һичьюгы бер аягы сукыр булса, әгәр аның сукырлыгы күренеп торса һәм корбан чалу урынына хайван үзе килеп җитә алмаса;

авыру, ябык булса;

колагы яки койрыгы киселгән булса, яисә колагы яки койрыгының күп өлеше киселгән булса (әгәр күпчелек өлеше булса, рөхсәт ителә). 

Корбанга чалу рөхсәт ителә, әгәр дә:
 
тумыштан мөгезе булмаса, шулай ук мөгезе сынган булса (чөнки корбан чалу мөгез белән бәйле түгел),
 
кастрацияләнгән булса,
 
кычыту авыруы белән авырса (чөнки әлеге авыру хайванның тиресенә тарала).
 
Әгәр хайванны сатып алганда ул сәламәт булса, аннары аны корбан итеп чалу ярамый торган кимчелекләре ачыкланса:
 
корбанлыкның хуҗасы бай булса – ул аны икенчесенә алыштырырга тиеш,
 
әгәр ярлы булса – ничек бар шулай калдыра.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
458
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Зәмирәдән акча таптыралар
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Инфоролик
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы