Логотип
Хәбәрләр

«Корсак киереп җырлап йөрисе килмәде»

Хәзер исә яшь әнигә концертлар эшчәнлеген туктатуына мөнәсәбәтле бик күп хатлар килә икән. Гөлназ тамашачыларына Инстаграм челтәрендә җавап бирде.

Популяр җырчы Гөлназ Асаеваның күптән түгел тәүге тапкыр әни булганын беләбез. Иҗади гаиләнең сабый көтүе хакында тамашачылар озак вакыт белмичә йөрде, чөнки Гөлназ йөкле килеш халык алдында күренмәскә тырышты. Хәзер исә яшь әнигә концертлар эшчәнлеген туктатуына мөнәсәбәтле бик күп хатлар килә икән. Гөлназ тамашачыларына Инстаграм челтәрендә җавап бирде.

«Дуслар, нишләп концертлар юк, гастрольлләргә чыкмыйсың, дип бик күп язасыз. Беренчедән, мин бәби белән, бәби көткән чагымда да корсак киереп җырлап йөрисе килмәде, икенчедән, яңа туган баланы ташлап, концертлар куеп йөри алмыйм, өченчедән, шул чаклы уттай чир вакытында кеше җыеп концертлар куеп йөрисе килми. Аллам сакласын, минем концертта берәрсе чир эләктереп кайтса… Ходай күрсәтмәсен. Дөньяларыбыз тынычлансын, бу чирләрдән арыныйк, аннан гөрләтеп концерт куярбыз, Аллаһ Бирса, вәгъдә бирәм», ‒ дип яза җырчы. Шулай ук сәхнәдәш коллегаларын да концертларыннан ял итеп торыр өчен NL компаниясенә кушылырга чакыра Гөлназ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк