Логотип
Хәбәрләр

"Кредитларны түләр өчен фатирны сатарга туры килде". Кредит базары кайчан җайга салыначак: фаразлар

Кредит алу ул элек кенә бик сәер күренеш иде. Бу хакта кешеләр пышылдашып кына сөйләшә иде, әйтерсең урланган акча турында сүз бара. Хәзер кредитка фатир, машина гына түгел, арттырып әйткәндә, хәтта п...

Кредит алу ул элек кенә бик сәер күренеш иде. Бу хакта кешеләр пышылдашып кына сөйләшә иде, әйтерсең урланган акча турында сүз бара. Хәзер кредитка фатир, машина гына түгел, арттырып әйткәндә, хәтта пирожки алучылар да бар. Интертат кредит чоңгылына эләккән гаиләләрнең берсе белән сөйләште һәм икътисад белгеченең киңәшләрен тыңлады.

Без аралашкан ханым исеме халыкка чыгуын теләми һәм бу аңлашыла да. Әмма бу мөһим түгел. Язмышлары аның кебек кешеләр шактыйдыр. Кияүгә чыккач, ире белән бергә ипотекага фатир алганнар. Икесе бергә эшләп, ипотекага аена 12-13 мең сумны вакытында түләп барганнар. Ике ел вакыт узганнан соң, яшь хатын декретка чыга.

"Кредит картасы уңайлы да, бонуслар, баллар да килә..."

- Иремнең эшендәге хезмәттәшләре кредит карталары ала башлады... Ирем туризм өлкәсендә эшләгәнгә, кредит картасы белән түләргә уңайлы, клиентларга да күчерергә кулай булыр, түләгән саен бонуслар, баллар киләчәк, әйдә кредит картасы алыйк, диде. Мин юрист буларак, кирәкмәс дидем, бер килеп керсәң, ныклап эләгәчәгеңне аңлый идем.

Ул мине тыңламады, эштә барысы да кулланалар, аларга ошый, дип кредит картасы алды. Мин бу хакта картаны миңа күргәч кенә белдем. Ул аны алай-болай 1000 мең сум җитмәсә кредит картасыннан түлим дә, аннан соң хезмәт хакы килгәч, шуннан кайтарам дип аңлатты. Бу процессны контрольдә тотуын әйтте.

Тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк