Логотип
Хәбәрләр

«Күрешмичә торсак, сагындыра...»

Филармония концертлар залында берничә көн «Театраль солянка» концерты гөрләде. Быелгы тамашага Рамил Шарапов та чакырылган иде. Тамашадан соң артист концертта булган кызыклы вакыйгалар белән һәм үзенең кичерешләре белән бүлеште.

Филармония концертлар залында берничә көн «Театраль солянка» концерты гөрләде. Быелгы тамашага Рамил Шарапов та чакырылган иде. Тамашадан соң артист концертта булган кызыклы вакыйгалар белән һәм үзенең кичерешләре белән бүлеште.

«Бооомбанули! Сулыш алырга да хәл юк. Барлык коллегаларга да зур рәхмәтем. Күбесе уйлыйдыр инде, артист кеше сәхнәгә чыккач борчылмыйдыр дип. Барыбер каушта ул. Ул күпме очрашулар, репетицияләр...О-о, Сез белсәгез безнең күпме репетиция ясаганны! Мин аның кадәр өйдә дә булганым юк, җәмәгать.

Репетицияләре черт с ним... Әле бит концертны әллә өч, әллә дүрт тапкыр күчереп мәш килделәр... Анысы икеләтә волнавает...
Шушы катлаулы чорда, авырлыклардан курыкмыйча, безне хөрмәт итеп килгән тамашачыларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә! Алар белән дә туганлашып беттек инде хәзер, күрешмичә торсак, сагындыра башлый.

Р.S. Әле бер мәзәк хәл дә булды концертта. Мин «шпион, шпион» дип кычкырып йөргәндә, куляса ясарга тиеш идем. Шарапҗан бит инде ул галушта. Берзаман шул куляса ясаганда галуш очып китмәсенмеее! Халык егылды көлеп. Шулай тиеш дип, кул чабарга тотындылар. Мин ситуациядән чыгып, галуш эзләргә керештем», – дип уртаклаша Рамил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк