Ксения Бородина үзен генә кайгырта

Хатын-кыз искиткеч җан иясе бит ул, име? Менә модага телефондыр, гаджеттыр, селфидыр ише нәрсә керде ‒ безнең болай да мең уйлы башка кабат тимер тарак өстәлде. Әйтүе генә ансат ‒ ә син үзеңә ошарлык итеп фотога төшеп кара! Уңнан да, сулдан да, өстән дә, астан да төшереп карыйсың үзеңне ‒ ә фото, җүнсез, йә юан билле, йә ике иякле, йә кәрлә итә дә куя (ә тормышта бит без чеп-чи чибәрләр, име). Телефонда йөзгә якын кадр ‒ ә ошаганы юк, хет йөзгә ярыл, ачуым да килмәгәе. Ә үзең матур чыккан кадр була калса, янда басып торганнар шундук онытыла да куя!..
Танылган алып баручы Ксения Бородинаның да шулай икән. «Фотода иң мөһиме ‒ үзең матур чыгу. Ә ирнең ничек чыгуы ‒ анысы икенчел мәсьәлә», ‒ дигән Ксюша. Вәт-вәт, нәкъ шулай ‒ ир-ат маймылдан чак кайтыш булса, җитә бит инде...
Автор: Гөлнара Җәлилова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 февраль 2021 - 20:08
-
26 февраль 2021 - 15:13
-
26 февраль 2021 - 14:28
-
26 февраль 2021 - 10:21
-
26 февраль 2021 - 09:58
-
25 февраль 2021 - 15:16
-
25 февраль 2021 - 14:03
-
25 февраль 2021 - 12:27
-
Наркотикларга – юк! 12+