Логотип
Хәбәрләр

Ксения Собчак күпердән сикергән

Челтәрдә Ксения Собчак белән Константин Богомолов 13 сентябрьдә өйләнешәчәк дигән имеш-мимешләр йөри. Һәм күпләр бу датаны расладылар инде. Моннан тыш, Богомоловның дуслары журналистларга Ксения белән...

Челтәрдә Ксения Собчак белән Константин Богомолов 13 сентябрьдә өйләнешәчәк дигән имеш-мимешләр йөри. Һәм күпләр бу датаны расладылар инде. Моннан тыш, Богомоловның дуслары журналистларга Ксения белән Константин үз туйларына видео чакыру җибәргән инде, дип сөйләделәр. Бу видеода булачак ир белән хатын, кулга алынып, диңгезгә күпердән сикерә. Үз чакыруында Ксения һәм аның булачак ире үз кунакларыннан: «бу көнгә берни дә планлаштырмагыз», – дип әйтеп куйганнар.

Искәртеп узабыз, Ксения Собчак белән Константин Богомолов мөнәсәбәтләре турында елның башында билгеле булды. Элегрәк алып баручы актёр Максим Виторганга кияүдә булган, аннан улы Платон тапкан.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @xenia_sobchak 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк