Логотип
Хәбәрләр

«Көтүче һәм инженер баласын чагыштырырга ярамый» 

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның «Ике юбилей» моноспектакленә багышланган матбугат конференциясе үтте. Данир журналистлар белән очрашуда төрле сорауларга җавап бирде. 

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның «Ике юбилей» моноспектакленә багышланган матбугат конференциясе үтте. Данир журналистлар белән очрашуда төрле сорауларга җавап бирде. 

«Халык дөрес итеп чагыштырырга тиеш. Берсендә мине Максим Галкин белән чагыштырдылар. «Менә Данирның андый интеллекты юк, фәлән-төгән. Нәрсә белә соң ул?» – дип яздылар. Мин, әлбәттә, килешәм. Хәзер мин балаларымны ничек тәрбиялим, нинди мөмкинлекләр бирә алам… Мин – ПТУдагы физкультура укытучысы һәм пешекче малае. Галкинның әтисе  – Россия армиясе генералы, әнисе — математика фәннәре кандидаты. Көтүче баласы белән инженер баласын чагыштырырга ярамый. 

Галкинга яхшы мөмкинлекләр бирелгән, ул төрле илләр күргән. Аңа карамастан, бәлки, ул белмәгәннәрне мин беләмдер. Мәсәлән, Сәпәй авылы Азнакайдан җиде чакрым икәнен ул белмидер, бәлки. Ә мин беләм. Аннан соң безнең халык артык гади булуны ярата. Гадирәк булган саен, «үзебезнеке», диләр. «Әйбәт, әллә кем түгел. Ә теге кылана…» – диләр», – дип үз фикерен белдерде Данир Сабиров.

«Хөсетлек һәрбер милләттә дә бардыр. Мин концертка әзерләнгәндә туп белән төрле номерлар ясарга өйрәндем. Шуны куйгач: «Эшең юк», – диделәр. Үземә каршы барып, ничек миңа кыен булуын, интеккәнемне күрсәтә алмыйм», – диде артист. 

Тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк