Логотип
Хәбәрләр

“Ку” спектакле: Йолдыз Миңнуллина белән Нурбәк Батулла Илшат Сәетов иҗатын сәхнәдән укый

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән биюче һәм хореограф Нурбәк Батулла “Ку” рок-спектаклендә Илшат Сәетовның шигъри текстларын укыячаклар. Бу хакта...

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән биюче һәм хореограф Нурбәк Батулла “Ку” рок-спектаклендә Илшат Сәетовның шигъри текстларын укыячаклар. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә билгеле булды. 

"Татар-информ" Илшат Сәетов җитәкчелегендәге иҗатчы яшьләрнең рок-спектакль әзерләве турында язган иде. Бүген яңа проект турында тулырак мәгълүмат алу өчен матбугат конференциясе оештырылды. “Ку” рок-спектакленә багышланган матбугат чарасында җәмәгать эшлеклесе һәм галим Илшат Сәетов, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, композитор һәм “Гауга” төркеме солисты Әскәр Юнысов һәм кинорежиссер, фотограф Рәмис Нәҗмиев катнашты.

“Ку” рок-спектакле эксперименталь хезмәт буларак, аны оештыручылар өчен дә күп әйбер эксперимент иде. Әйтик, Илшат үзе җиде эпизодтан торган текстлар язган һәм режиссура белән шөгыльләнә. “Алтын битлек” жюриы быел Россиянең иң яхшы заманча биючесе дип таныган Нурбәк Батулла текстлар укый. Ә Йолдыз Миңнуллинага, гомумән, менеджерлык вазифалары йөкләнгән. Дөрес, “Татар-информ”да барган матбугат конференциясе вакытында Йолдыз Миңнуллинаның да рок-спектакльдә артист буларак катнашачагы хәл ителде.

“Классик спектакль булмаса да, катнашучыларны артистлар дип атыйк. Сәхнәдә – Нурбәк Батулла, Гүзәл Сабирова һәм бер эпизодны мин укырга тырышырмын”, - диде Илшат Сәетов матбугат конференциясенең башында.

“Татар-информ” хәбәрчесенең Йолдыз Миңнуллинаның проекттагы вазифалары турындагы соравыннан соң, аның “Калеб” иҗатчы яшьләр берләшмәсе вәкиле буларак, менеджерлык вазифаларын башкаруы ачыкланды. “Мин үзем вазифамны булачак спектакльгә аудиторияне әзерләү дип аңлыйм. Таныштыру, юнәлеш бирү...”, - диде ул. Илшат Сәетов үзе язган текстларны сәхнәдән Йолдыздан укытуы оят булуын әйтте. Ә Йолдыз Миңнуллина моңа каршы: “Татарны оят бетерә, - дип җавап бирде. – Сораган булса, мин укыр идем”.

Матбугат конференциясенең азагына җиткәндә, ике оештыручы үзара мөнәсәбәтләрен ачыклап бетерделәр һәм Йолдызның сәхнәдән бер текст укыячагы мәгълүм булды. Баксаң, Илшат Сәетов уңайсызланып кына хат азагында Йолдыз Миңнуллинага бу тәкъдим белән чыккан, әмма шагыйрә хатны азагына кадәр укып бетермәгән һәм бу тәкъдим турында белми калган.

“Ку” рок-спектакле Камал театрының Кече сәхнәсендә 11 майда була. Башлана – 18.00 сәгатьтә. Билетлар сатуда. Аны Камал театрының сайты аша электрон рәвештә дә алырга мөмкин. Камал театрының Кече залында нибары 160 урын. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк