Кудрин ир-атлар белән хатын-кызларның пенсия яшен бертөрле итәргә тәкъдим итте

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Стратегик эшләнмәләр үзәге советы рәисе Алексей Кудрин Россиядә ир-атлар белән хатын-кызларның пенсия яшен бертөрле итәргә тәкъдим итте, дип хәбәр итә РИА Новости.
Хезмәткә яраклы яшьтә үлем очрагы проблема булып тора, диде Кудрин. Ир-атларның гомере кыска булуы турында сөйләгәндә, сүз пенсиягә чыгуга вафат булганнар турында бармый. Шул сәбәпле, “пенсия яшен билгеләгәндә, ир-атларның уртача гомер озынлыгына карау бик дөрес түгел", - диде Стратегик эшләнмәләр үзәге советы рәисе.
“Шул сәбәпле, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен пенсия яшен бертөрле итү - тәкъдимнәрнең берсе. Күп кенә илләрдә шулай, чөнки хатын-кызлар озаграк яши. Әлегә Россиядә ир-атларның пенсия яше бераз күбрәк (64-65 яшь), ә хатын-кызларда 62-63 яшь булырга мөмкин”, - дип уртаклашты уй-фикерләре белән Кудрин “Россия лидерлары" идарәчеләр конкурсы финалистлары өчен мастер-класста.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 10:48
-
1 март 2021 - 13:14
-
27 февраль 2021 - 20:08
-
26 февраль 2021 - 15:13
-
26 февраль 2021 - 14:28
-
26 февраль 2021 - 10:21
-
26 февраль 2021 - 09:58
-
25 февраль 2021 - 15:16
-
Наркотикларга – юк! 12+