Логотип
Хәбәрләр

“Күптән көтелгән җиңү!”

25 нче тапкыр үткәрелгән Шамил Закиров исемендәге төбәкара «Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесенең быелгы җиңүчесе – Балык Бистәсе районы халык театры! Аларның Гөлшат Зәйнашева әсәре буенча куелган “Чиккән кулъяулык” спектакле гран-при яулады! Шушы җиңү белән котлап, Балык Бистәсе районы халык театры режиссёры Илназ Шакировка сорауларыбызны юлладык.

Илназ абый сүзне Балык Бистәсе район халык театры тарихы хроникасыннан башлады. 

Илназ Шакиров: Әгәр дә тарихка күз салсак, безнең театр башта рус театры була. 1979 елда якташыбыз, Күгәрчен авылы егете Рифкать Фәйзрахман улы Галиев Казан театр училищесын тәмамлап кайта һәм, Район мәдәният йортының элеккеге директоры Анатолий Александрович Автономов әйтүе буенча, Рифкать абый Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры”н рус вариантында куя. 1981 нче елда коллектив театрына әйләнә, ә инде 1982 нче елда безгә халык театры исеме бирәләр.

Республика күләмендә уздырылган Халык театрлары смотр-конкурсларында җиңү яулап, театрыбыз 1987 нче елда Пермь шәһәрендә уздырылган Бөтенрәсәй Халык театрлары бәйгесендә 1 нче урын лауреаты исеменә лаек була. 1988 нче елда Мәскәү шәһәрендә уздырылган Бөтенрәсәй Халык театрлары бәйгесендә катнашып, лауреат исемен ала. Дөрес хәтерләсәм, ул чакта театрыбызга автобус та бирәләр. Рифкать абый 1979-1999 елларда 20 гә якын спектакль куя. Кызганычка каршы, ниндидер сәбәпләр аркасында, ул халык театрыннан 5 елга китеп тора, 2006 нчы елда кире әйләнеп кайта. 2007 нче елда Эсфир Ягудин әсәре буенча куелган “Китмәскә килгән кеше” спектакле белән “Өмет” номинациясе дипломына лаек була. 2008 нче елда җиденче Республика халык театрлары декадасында Данил Салиховның “Булса кодаң генерал” спектакле белән катнашып, 3 нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнә. Аннан соң берничә ел урыннар яуланмый тора. 2014 нче елда Таһир Закировның “Яучылар”ы һәм 2015 нче елда Данил Салиховның “Өзелгән йөзем” спектакльләре белән катнашып, “Идел-йорт” театрлар бәйгесенең 2 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломнары белән бүләкләнә. Кызганычка каршы, 2018 нче елда Рифкать абый арабыздан китеп барды...

Мин Балык Бистәсе халык театрында 2006-2020 нче елларда актёр булдым. Шушы ук “Идел-йорт” бәйгесендә 2 нче, 3 нче дәрәҗә лауреат, “Өмет” номинациясе дипломнарына лаек идем. 2021 нче елның гыйнвар аенда мине халык театрының баш режиссёры итеп билгеләделәр. 2022 нче елда мин режиссёр буларак үземнең беренче эшемне тәкъдим иттем – Исламия Мәхмутованың “Мәхәббәт чишмәсе” спектаклен куйдым. Ул XXII Төбәкара “Идел-йорт” бәйгесенең 2 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнде. 2023 нче елда Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” спектакле белән катнашып, шулай ук 2 нче урын алдык. 2023 нче елда инде без Башкортстан якларын яуларга киттек. Башкортстан республикасының Бишбүләк районында “Театр. Творчество. Талант” Авыл үзешчән театрлары фестивалендә “Лучший режиссёр самодеятельного театра” номинациясендә 3 нче дәрәҗәдәге лауреат исеме алдым. Һәм ниһаять, 2025 нче елда Гөлшат Зәйнашева әсәре буенча “Чиккән кулъяулык (Рамай)” спектакле белән гран-при ияләре булдык!  

...

Әсәрне укып чыккач та, мин беренче эш итеп аның темасын һәм идеясен карыйм. Әсәр ни өчен ошады? Нишләп аны куярга телим? Моның белән халыкка нәрсә җиткерергә? Инде аннары кабатлап укыганда мин әкренләп артистларны күзаллый башлыйм. Труппадагы артистлар белән инде күп еллар аралашканга күрә, кайсына нинди рольгә туры килүне, характерларын беләм. Минем труппада 30 га якын артистым бар. Һәр елны бөтенесенә дә роль биреп булмый... Шулай ук, труппага ел саен 1 яки 2 яңа артист өстәргә тырышам. 2022 нче елда, “Мәхәббәт чишмәсе”н куйганда труппада нибары 9 артист иде. 2023 нче елда “Тормыш җыры”нда 38 артист уйнады. Быел кечкенә генә рольгә үзем дә кушылдым, “Чиккән кулъяулык”та барлыгы 11 артистыбыз катнашты. Без бу әсәргә 2024 нче елда ук тап булган идек. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына туры килә, темасы, идеясе дә бик ошады, шуңа шушы әсәргә алынырга булдым. Укып чыккач та артистларны җыеп, фабуланы, бөтен нәрсәне аңлаттым, читка узды. Гади генә итеп әйткәндә, бу спектакльнең лозунгы – “Мәхәббәт бәр нәрсәдән дә көчлерәк”. Баш героиня Тәскирә ничә еллар үзенең мәхәббәте Рамайны сугыштан көтеп тора. Бу – тугрылык билгесе. Ләкин Тимерхан персонажын да искә алмыйча булмый, ул бит инде Тәскирәгә карата булган мәхәббәте өчен сугыш вакытында үзенең дусты Рамай белән Каюмны сугыш кырында калдырып китә. Бу – Тимерханның Тәскирәгә карата үзенчә ярату билгесе.

Спектакльне әзерләгәндә музыкасын да үзебез җыябыз, декорациясен дә ясыйбыз. Авыл тормышында яшибез бит, балта-пычкы тота беләбез. Шулай театр тормыш белән бергә үрелеп бара.

...

2022, 2023 нче елларда 2 нче дәрәҗәдәге лауреат исемен алып кайтканнан соң, безнең планнар бик зурдан иде. Тагын да югарырак баскычка менәсе килде. Гран-при – ул бит инде безнең өчен иң югары нокта. Без бу җиңүне күптән көттек, быел шуны яулап алдык. Безнең спектакль жюри әгъзалары тарафыннан бик югары бәяләнде. Балык Бистәсе халык театры Рифкать абый заманында 1988 нче елда Мәскәү шәһәрендә 1 нче дәрәҗә лауреат исеме алганнан соң, безнең алай ук югары үрләр, беренче урыннар алынмаган.

Әлбәттә, бик зур көч куелды. Мин бөтен артистларга рәхмәтле. Алар үз гаиләләрен икенче планга куеп, эштән соң репетициягә чыгып китәләр иде.

Алга таба планнар зурдан. Инде быел гран-при алгач, кызганыч, киләсе елда “Идел-йорт”та катнаша алмыйбыз. Ләкин туктап калмаячакбыз, Исламия Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм” әсәрен куярга исәплибез, Алла боерса. Киләсе елның сентябрь айларында якташыбыз Сәет Шәкүровның “Тол хатыннар, тол кызлар” әсәренә тотыначакбыз. Монысы инде минем хыял. 2027 нче елда шулай ук югары баскычка менеп, лауреат исеме, бәлки кабаттан гран-при алырга насыйп булсын! 

Бу җиңүдән соң безнең хисләр ташып тора. Бүгенге көндә без бик бәхетле. Әле спектакльне чыгарганда да үзара юри генә “Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында без “Идел-йорт” бәйгесенең җиңүчеләре булып иң беренче без уйнарга тиеш” дип сөйләшә идек. Менә, Алланың рәхмәте, ничек туры килде! 

ТМ. Шәхси фикер

Менә була бит шундый спектакльләр: тәнкыйтьчеләр, белгечләр аны тискәре кабул итәргә мөмкин, ә тамашачы дәррәү кул чаба, күз яшьләре белән каршы ала. “Чиккән кулъяулык”ны жюрида утыручылар бөтенләй бетереп ташламады, билгеле. Әмма Казан мәдәният институтында спектакльләрне тәкъдим итү вакытында миңа, жюри әгъзаларына якын утыру сәбәпле, ирексездән вакыт-вакыт аларның эмоцияләре, реакцияләре, кайсыдыр сәхнәләр вакытында үзара нидер сөйләшеп алуларына игътибар итәргә туры килде. Кайбер урыннарда мактау ишетелсә, еш кына нидер җитеп бетмәгән төсле сынап, сөзеп карау, канәгатьсез уфылдап кую, дәфтәргә җитез генә ниндидер фикерләр сырлау да күренде. Шул чакта борчылып “Их, профессионаллар канәгать түгел ахрысы...” дип уйладым. Ләкин шул ук вакытта залның реакциясе жюриныкына капма-каршы булды. Халыктан эмоция чыгару, ниндидер хискә этәрү өчен күп кирәкми бит. Ихласлык, ярылып яткан сюжет, гади һәм халыкчан уйнау күңелгә ятыш була. Бу спектакль дә менә шундый иде. Сугыш башланыр алдыннан булган җырлы-биюләрдә кушылып көйләп, урыннан биеп утырсалар, сугыш вакытын тасвирлаган сәхнәләрдә артистларга теләктәшлек белдереп, мышык-мышык елап, тискәре геройны үзара сүгеп, төп герой сугыштан исән кайткач “Кайта дип әйттек бит!” дип тел шартлатып, парлар кавышкач та ихлас сөенүләре бу спектакльнең чын мәгънәсендә халык театры тарафыннан халык өчен (!) куелуына тагын бер инандым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021