Логотип
Хәбәрләр

“Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанда "Курай-ТВ" телеканалы “Курай даны” Республикакүләм телевизион премиясен гамәлгә куйды, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Ул башкорт тел...

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанда "Курай-ТВ" телеканалы “Курай даны” Республикакүләм телевизион премиясен гамәлгә куйды, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.

Ул башкорт телен пропагандалау һәм саклау, халык традицияләрен үстерү һәм тамашачылар аудиториясен җәлеп итүгә юнәлдерелгән “Курай” музыкаль-күңел ачу телеканалын популярлаштыру максатыннан булдырылган.

Премия “Елның иң яхшы җырчысы”, “Ел меценаты”, “Эшлекле ханым”, “Иҗади гаилә”, “Кул остасы”, “Җир кешесе”, “Каләм остасы, “Һөнәр остасы”, “Миһербанлы гаилә”, “Иң яхшы клип төшерүче” номинацияләрендә җиңүчеләргә тапшырылачак, диелгән агентлык хәбәрендә.

"Курай даны" телепремиясе 4 турда үткәреләчәк. Гала-концерт 2019 елның февралендә узар дип планлаштырыла.

Җиңүчеләргә медальләр, дипломнар, акчалата һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк