«Курчак син. Бала тапкан саен яшәрәсең»

Булганнан бар да була... Җырчы Лилия Муллагалиеваның уңган хуҗабикә булуында шигебез юк. Әледән әле инста тасмага «тәмлүшкәләр» белән төшкән фотолары пәйда булып кына тора. Дүрт бала әнисе булуына карамастан ул һәрвакытта иҗатта, һәрвакытта эштә. Без моны инста челтәрдән бик ачык күрәбез. Җанатарлары белән һәрдаим аралашып, киңәшләшеп бара ул. Чираттагы шәхси аккаунтында куелган фотога да җанатарлары игътибар итми кала алмаган. «Курчак син. Бала тапкан саен яшәрәсең», «Үлеш матур инде сез...» дип комментарийларга күмгәннәр. «Бу кайчангы фотогыз» дип сораучылар да бар. Җырчы әлеге комментарийга җавап язмаган. Хәер, кайчангы фото булуы мөһим дә түгелдер... Һәрвакыт эчкерсез, мөлаем, итагатьле, сөйкемле, ярдәмчел ханым ул. Сезгә алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз! Һәрвакыт шулай матур булып, җырларыгыз белән безне куандырып торыгыз!

Г.Гыймадиева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
550
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Илсөя Бәдретдинованы ни өчен «утыртканнар»?
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Антикоррупция
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы