Логотип
Хәбәрләр

Курчак театры үз тамашачылары өчен Театр мәктәбе ача

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры «Яшь театраллар мәктәбе» ача. «Мәктәбебездә катнашырга теләгән тамашачыларны кастинг аша сайлап алабыз», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. Театрның яңа мәгъриф...

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры «Яшь театраллар мәктәбе» ача. «Мәктәбебездә катнашырга теләгән тамашачыларны кастинг аша сайлап алабыз», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Театрның яңа мәгърифәти-мәдәни проекты Театр елы уңаеннан оештырыла. Ул февраль аеннан старт ала. Проект тамашачыларны курчак театры сәнгатенә якынайту максатыннан оештырыла.

Кастингта 5 - 14 яшьлек балалар катнаша ала. Алар «Яшь театраллар мәктәбе»ндә ике яки өч төркемгә бүленеп шөгыльләнәчәкләр. Театр «үзенчәлекле» балаларның да катнашачагына өметләнә. Алар өчен проект кысаларында инклюзив төркем төзү күздә тотыла.

Хәзерге вакытта театр гаризалар кабул итә. Яшь театралларның дәресләре түләүсез.

Театрның әдәби бүлек мөдире Дилия Шаязданова ачыклык кертүенчә, «Яшь театраллар мәктәбе» 70 баланы кабул итергә әзер. Алар арасыннан иң активлар «Шомбай-фест» курчак театры фестиваленең Балалар жюриына катнашырга мөмкин.

Фото: Александр Эшкинин


 Чыганак: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк