Логотип
Хәбәрләр

Кушлавычта яңартылган “Мулла чишмәсе” ачылды

Бу көннәрдә  Татарстан Республикасының данлыклы хәйриячесе Лотфулла Шәфигуллин җитәкчелегендә“Таттелеком” җәмгыяте Кушлавыч авылына зур бүләк ясады. "Таттелеком" җәмгыяте "Мулла чишмәсе"н яңартып эшлә...

Бу көннәрдә  Татарстан Республикасының данлыклы хәйриячесе Лотфулла Шәфигуллин җитәкчелегендә“Таттелеком” җәмгыяте Кушлавыч авылына зур бүләк ясады. "Таттелеком" җәмгыяте "Мулла чишмәсе"н яңартып эшләде. Бу хакта "Арча хәбәрләре"нә Кушлавыч авылы музееннан хәбәр иткәннәр.

"Таттелеком" җәмгыяте вәкилләре Кушлавыч музеена китаплар бүләк иттеләр, аннары Г.Тукай һәйкәленә роза чәчәкләре белән тулы кәрзин куйдылар, шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт каберен зиярәт кылдылар.

Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт муллалык иткән мәчет урыны  “Таттелеком” җәмгыяте җитәкчелеге тарафыннан яшел калай койма белән әйләндерелде, истәлек тактасы куелды.

Авылда, тау астында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бабасы Мөхәммәтгалим нигезенә якын чишмә бар. Ул чишмәне мулла үзе карап торган. Чишмәнең исеме Мөхәммәтгалим мулла хөрмәтенә “Мулла чишмәсе” дип аталган. “Таттелеком” җәмгыяте шул чишмәне дә яңартып эшләде. Чишмәне генә түгел, елга аша салынган күперне дә алмаштырдылар. Авыл халкы.  өмә ясап, мәчет, чишмә, күпер тирәсен чүп-чардан, корыган үләннәрдән арындырды. Хәзер мәчет, чишмә тирәсе танымаслык булып үзгәрде. Ул инде авыл халкының да, кайткан кунакларның да яратып йөри торган урынына әйләнде.

Тау астындагы яңартылган чишмәнең манарасын Яңа Кенәрдән Рифат Габидуллин ясаган. “Мулла чишмәсе”нең капкасына татар рәссамы Хаҗи Морат Казаков ясаган “Бәләкәй Тукай” сурәте куелган. Янәшәдә халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллинның сүзләре язылган: “Халкын һәм үзен хөрмәт иткән һәр татар Кушлавычны читләтеп узарга тиеш түгел, чөнки Кушлавыч – Тукаебызның кендек каны тамган җир!”.

  • XIX гасырда Кушлавычта күренекле урынны куе сарыга буялган, яшел калай түбәле, сары манаралы мәчет алып торган. Монда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның җиде буын бабалары муллалык иткән. 1864 елның апрелендә Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф Кушлавыч авылы мәчетенә икенче мулла итеп билгеләнә. Ул 1886 елның августына кадәр мәчеттә указлы мулла булып торган, мәдрәсәдә балалар укыткан.

1930нчы елларда Кушлавыч мәчетенең манарасын сүтеп, мәктәп итеп үзгәртәләр. Шушы бина 1987 елга кадәр башлангыч мәктәп булып хезмәт итә.
1951–1953 елларда Казаннан рәссам М.К.Мавровская, бу бинада яшәп, Кушлавычта Г.Тукай белән бәйләнешле булган тарихи урыннарны рәсемгә төшерә.
  

татар-информ

Фото: arskmedia.ru, Розалия Зиннәтова/ архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк