Логотип
Хәбәрләр

Кырмыска оясы (муравейник) рецепты

Берничә көн элек Элмира Нигъмәтҗановадан кабак коймагы рецептын тәкъди иткән идек. Бүген Элмирадан ачык каймак бәлеше, ягъни сметанник, рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булачак: 200 г каймак (20%лы);2...

Берничә көн элек Элмира Нигъмәтҗановадан кабак коймагы рецептын тәкъди иткән идек. Бүген Элмирадан ачык каймак бәлеше, ягъни сметанник, рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак:

200 г каймак (20%лы);
200 г ак май;
ярты стакан шикәр комы;
400-500 г он;
2 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель). крем өчен кирәк була:
1 банка куертылган сөт (вареная сгущенка);
200 г ак май.

Башта каймак, эретелгән ак май, шикәр комын кушабыз. Аннан он белән көпшәкләндергеч кушып камырны басабыз. Камырны 12 сәгатькә туңдыргычка ял итәргә озатабыз. Иттарткыч аша чыгарабыз. Алдан җылытылган 180 градуслы газ мичендә, кызарганчы пешерергә. Куертылган сөт белән өй температурасында йомшарган ак майны бер массага китерергә. Аннан вакланган камырны крем белән бутыйсыз да, тәлинкәгә өясез һәм өстенә мәк сибәсез.

Тәмле булсын.

Автор: Э. Нигъмәтҗанова

Фото: Инстаграм @elmira_nigmatzyanova88

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк