Кырымда мөселман хатын-кызлары лидерлар мәктәбендә гыйлем уртаклашкан

Быелгы мәктәп “Мөселман хатын-кызлары тормышында җан, иман һәм табыну" темасына багышланган.

Кырымда узган II “Мөселман хатын-кызлары өчен лидерлар мәктәбе”ндә катнашучылар гыйлем уртаклашкан, белемнәрен арттырган. Бу хакта Кырым мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарага Кырымның төрле шәһәрләреннән утыздан артык кеше җыелган. Быелгы мәктәп “Мөселман хатын-кызлары тормышында җан, иман һәм табыну" темасына багышланган.

Катнашучылар өч көн дәвамында Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең “Файдалы илем” мөгаллимнәре әзерләгән семинарларны тыңлаган, тренингларда катнашкан. Алар борынгы Коккоз (Соколиное) мәчетендә, Бахчасарайда “Дервиш эви” музей-йортында булганнар.

Катнашучылар сүзләренчә, лидерлар мәктәбе аларга яңа дуслар табарга, ислам буенча белемнәрне тулыландырырга, гыйлемнәрен уртаклашырга ярдәм иткән.

Өч көнлек семинар Бахчасарай районының Озенбаш (Многоречье) авылында узган. Съездны Кырым мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә Кырым мөселман хатын-кызларының “Бәллүр” берләшмәсе оештырган.

Фото: muslim.ru

Татар-Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
318
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Синең кебекләр башка юк...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы