Логотип
Хәбәрләр

Кытайда өч мәчетне япканнар

Мәчетләр Кытайның көньяк-көнбатыш Вейшан районында урнашкан булган. Кытайның Юньнань провинциясендә, законсыз дин эшчәнлеге алып барыла дип, өч мәчетне япканнар. Бу хакта South China Morning Post газ...

Мәчетләр Кытайның көньяк-көнбатыш Вейшан районында урнашкан булган.

Кытайның Юньнань провинциясендә, законсыз дин эшчәнлеге алып барыла дип, өч мәчетне япканнар. Бу хакта South China Morning Post газетасына сылтама белән Анадолу яза.

Мәчетләр Кытайның көньяк-көнбатыш Вейшан районында урнашкан булган, дип яза басма.

Җирле мөселманнар мәчетне яптыруга каршы булган. Кулга алулар турында хәбәр ителми.

  • Кытайның Юньнань провинциясендә 700 мең тирәсе мөселман яши.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк