Логотип
Хәбәрләр

Кыяр яфрагы саргаймасын өчен һәвәскәр бакчачыдан киңәш

Кыяр яфрагы саргайса, аңа калий җитми дигән сүз. Аскы яфраклар бөгелә, өстәгеләре саргая. Нәтиҗәдә, уңыш та кисәк кими. Бу очракта Арча районы Иске Йорт авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Хәнәфи Гарәфие...

Кыяр яфрагы саргайса, аңа калий җитми дигән сүз. Аскы яфраклар бөгелә, өстәгеләре саргая. Нәтиҗәдә, уңыш та кисәк кими. Бу очракта Арча районы Иске Йорт авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Хәнәфи Гарәфиев кыярларны эшкәртергә тәкьдим итә. 

Чиләкнең өчтән ике өлешенә кара ипи кисәкләре салып, өстенә кайнар су агызабыз һәм өстен каплыйбыз. Катнашманы җылы урынга куеп, бер көн тотабыз. Төнәтмәгә бераз су һәм йод та кушарга кирәк. Бакчачы киңәш итүенчә, әлеге төнәтмә белән кыярларны атнага бер тапкыр сугарырга кирәк. Тик шуны истә тоту мөһим: катнашманы кыярларның төбенә яртышар литр гына сибәбез.

Бу хакта тулырак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк