Логотип
Хәбәрләр

Кыз абруе - кыл өстендә...

Кыз кешегә «яшәп торыйк» дигән тәкъдим – машинага тест-драйв үткәргән кебек.

Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артисты:

"Ирем белән кафеда утырганда килеп төште соравың, уйга калдырдың әле. Тормыш иткән саен фикер үзгәрә икән ул. Тәлгат белән никах укытканнан соң, ярты ел мөнәсәбәтләрне законлы рәвештә теркәми тордык. Имеш, мин алдынгы карашлы хатын-кыз. Никах җитеп торыр дип уйладым. Хәзер исә фикерем бөтенләй башка төрле. Кыз кешегә «яшәп торыйк» дигән тәкъдим – машинага тест-драйв үткәргән кебек. Сынап карыйм сине, янәсе, булып чыкмый икән, юллар аерылыр... Үзен хөрмәт иткән, дәрәҗәсен белгән хатын-кыз бу түбәнсетүгә бармас дип уйлыйм. Хәзер дә кызыма әби-бабаларыбыздан мирас итеп калган ныклы, ышанычлы, аңлашуга корылган гаилә мөнәсәбәтләрен сеңдерергә тырышам. Аның татар гореф-гадәтләре нигезендә корылган гаиләдә яшәвен телим"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк