Логотип
Хәбәрләр

Кызганыч...

Жириновский үз сүзен әйтә алучы бердәнбер сәясәтче иде.

 

Владимир Жириновский вафаты турында хәбәр расланды. Жириновский хастаханәгә 2 февральдә коронавирус белән эләкте. Аның үлеме турында хәбәрләр моңа кадәр кире кагылып килде.  ЛДПР вәкилләре дә лидер төзәлүгә бара, дип хәбәр итеп торды.

Владимир Жириновский 1946 елның 25 апрелендә Алма-Атада туа. 1993 елның 12 декабреннән башлап барлык чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты була. 1991, 1996, 2000, 2008, 2012 һәм 2018 елларда ЛДПРдан РФ Президенты вазыйфасына кандидат булып чыгыш ясый. Россия Федерациясенең атказанган юристы (2000). «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры. 

Жириновский үз сүзен әйтә алучы бердәнбер сәясәтче иде. Аның күп кенә фаразлары тормышка ашып килде. Халык арасында аны шамакай дип атаучылар булса да, барыбер үз иттеләр, фикердәш итеп тойдылар. Мондый шәхеснең китүе Кызганыч...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк