Логотип
Хәбәрләр

«Кызганыч, бу мәсьәләгә нокта куелмады әле»

«Болгар кызлары» төркеменең продюссеры һәм солисткасы Айгөл Зәйнуллина узган атнада гына балаларының әтисе Шәрифуллин Т.И.ның ата-аналар хокукларын хәл итү эше буенча суд утырышына барган иде. Кичә ул янә судта катнашты.

«Болгар кызлары» төркеменең продюссеры һәм солисткасы Айгөл Зәйнуллина узган атнада гына балаларының әтисенең ата-аналар хокукларын хәл итү эше буенча суд утырышына барган иде. Кичә ул янә судта катнашты.

Айгөл Зәйнуллинаның элекке ире Тимур Шәрифулин һаман да гаиләсенә тыныч яшәргә ирек бирми. Шул сәбәпле җырчының инстаграмдагы дуслары һәрдаим бу хакта сорашып, балаларының хәлләрен белешеп тордылар. Айгөл аларга рәхмәтен җиткерергә булды.

«Бу катлаулы вакытта мине һәм минем гаиләмне яклаган һәр кешегә рәхмәтне белдерәм. Кызганыч, бу мәсьәләгә нокта куелмады әле. Ләкин иң мөһиме, балалар янәшә һәм без бергә!

Шәрифуллин ата-аналар хокуклары белән чикләнгән арада, алар тыныч, бәхетле шартларда, стрессыз һәм кул күтәрүсез үсәчәк!» – дип яза Айгөл инстаграмда.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк