Логотип
Хәбәрләр

«Кызлар өчен сугышкан чаклар булмады»

Яшьлек – юләрлек, дип юкка гына әйтмиләрдер. Шул чордагы шуклыкларны әле дә искә алып сөйләргә яратабыз, кайсыларыннан оялабыз да. «Кич утыру, клубка чыгу гадәте булганмы? Алма басарга, күрше кыярын җыярга керә идегезме?» дигән сорауларны Азат Абитовка бирдек.

Яшьлек –юләрлек, дип юкка гына әйтмиләрдер. Шул чордагы шуклыкларны әле дә искә алып сөйләргә яратабыз, кайсыларыннан оялабыз да. «Кич утыру, клубка чыгу гадәте булганмы? Алма басарга, күрше кыярын җыярга керә идегезме?» дигән сорауларны Азат Абитовка бирдек.

Азат Абитовҗырчы:

 Яшьлек елларым бик кызык үтте. Сагынып искә алам. Мәктәптә, өлкән сыйныфларда укыган чакта, дәресләрдән соң стадионга китә идек тә төнгә кадәр футбол тибә идек. Һәм һәркөнне шулай! Ел буе ярышларга йөрдек. Футбол гына түгел, җиңел атлетика белән дә шөгыльләнә идем. Әле дә хәтерлим: берсендә 100 метрны 11.46 секундта үтеп, районда рекорд куйдым. Тик республикаүләм ярышка баргач, бишенче урынны гына бирделәр. Башкалар кебек, кызлар өчен сугышкан чаклар булмады алай. Казанга укырга килгәч, клубларга да йөргән чаклар булды. Татар дискотекаларына гына. Фатирда дүртәр-бишәр кеше яшәдек. Кызык чаклар инде!

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк