Логотип
Хәбәрләр

«Кызларның кияүгә чыкмый калам түгел, кияүгә нәрсәгә чыгыйм дигәннәре бик күп»...

Статистика никахлашу яшенең елдан ел өлкәнәя баруын күрсәтә. Кияүгә чыгарга теләмәүче кызлар да бар, чыкмый калудан куркучылар да байтак. Татарның туй йолалары арасында кызны елап озату дигән күренеш...

Статистика никахлашу яшенең елдан ел өлкәнәя баруын күрсәтә. Кияүгә чыгарга теләмәүче кызлар да бар, чыкмый калудан куркучылар да байтак. Татарның туй йолалары арасында кызны елап озату дигән күренеш бар. Кыз бала кияүгә киткәндә еларга тиешме? Хәзерге заман кызлары бу йолага ничек карый? «Татар-информ» «Кызны елап озату» йоласын күзәткәндә, шул сорауларга җавап эзләде.

Татар халкында йоланың ниндие генә юк. Тик аларның күбесе онытылып, бетеп бара. Сакланса да, шул әби-бабайлар хәтеренә генә ышанырга була. Кышның соңгы көнендә заманча сәнгать музеенда «Чиксезлек» дип аталган концерт-лаборатория булды. Тамашаның асылында халыкның электән иң мөһим булып саналган йолаларның берсен - кызны кияүгә биргәндә елап озату йоласын сәхнәләштереп күрсәтү.

Лабораториянең төп соравы – нишләп хәзер кәләшләр еламый? Бу яхшымы, яманмы? Ни өчен елаганнар? Бу йола белән бергә без нәрсәне югалтканбыз?...

Дәвамы: https://intertat.tatar/madaniyat/kyzlarny-kiya-g-chykmyy-kalam-t-gel-kiya-g-n-rs-g-chygyym-dig-nn-re-bik-k-p/

Энҗе Габдуллина

Александр Эшкинин фотосы

%MCEPASTEBIN%

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк