Логотип
Хәбәрләр

Кызмы, малаймы? Кариев театры артисткасы әни булган!

Бүген безгә шатлыклы хәбәр килеп иреште: Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисткасы Ләйсән Большова әни булган!

Бүген безгә шатлыклы хәбәр килеп иреште: Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисткасы Ләйсән Большова әни булган!

«Дөньядагы иң зур бәхет шул буладыр инде ул... Я Раббым, мине oни булу бәхетеннән мәхрүм итмәгәнең өчен мең рәхмәт cиңа.

Кызым, бәләкәчем минем, йөрәк җимешем. Дөньяга беренче тапкыр аваз салган, туган көнең белән, сине!Исән-сау, акыллы, сабыр, бәхетле бала булып үс, сабыем. Без әтиең белән сине бик яратабыз, һәрвакыт синең янәшәңдә булырбыз, балам!» – дип шатлыгы белән уртаклаша актриса.

Котлау сүзләренә без дә кушылабыз. Ләйсәнне һәм аның тормыш иптәшен бөек исем – әти-әни булулары белән тәбриклибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк