«Кызы барның – назы бар»

Бала үскән вакытта әти-әни булган кеше һәрбер мизгелне исендә калдырырга ирешә. Җырчы Чәчкә дә шундый бер мизгел белән укучылары белән бүлешергә булган.
«Кызы барның – назы бар» дигән мәкаль бар бит. Кечкенәрәк чагында бигрәк назлы иде кызым. Хәзер үсә төшкәч, характерын да күрсәтә, hөнәрләре арта башлады.
«Кулинарное шоу» ясап , әтисе белән икебезне утыртып сыйлаган була. Утырып аның «пешергәнен» ашамый гына кара! Кухняда ризык әзерли башласам, «мин пешерәм», дип килеп, үзенчә табак-савыт, ризык белән мәш килә башлый, аеруча йомырка, он белән уйнарга ярата», – дип язган ул инстаграмында.
«Кызлы әни – бәхетле әни!» – дип язган бер ханым пост астында. Һичшиксез, һәрбер бала үз бәхете белән туа. Әмма бу сүзләр белән килешмичә авыр булыр. Весна, нәни генә булса да, әнисенә ярдәмчел булып үсә.
Ә Сез балаларыгыз үскән вакытын хәтерлисезме? Нинди кызыклы очраклар булганы бар?
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @chachka_liliya
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
5 гыйнвар 2021 - 12:41
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан