Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары яшәгән йорт диварларына истәлек язулары эленде.

 Кукмара районы Зур Сәрдек җирлегенең өч авылында әфганчы егетләре истәлегенә мәрмәр такталар куелды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Әфган җирендә һәлак булган Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Наил Латыйпов, Тәлгать Әхмәтшин, илгә кайткач вафат булган Марсель Фәезов, Илсур Вәлиевлар яшәгән йорт диварларына истәлек язулары эленде. Бу тантанада район хәрби комиссариаты, район әфганчылары оешмасы, җирлекнең ветераннар советы җитәкчеләре, җирлек башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре, һәр авылның имамнары, районыбызда һәм Казан шәһәрендә яшәүче якташ әфганчылар, мәктәп укучылары һәм укытучылары, авыл халкы катнашты.

Татар-информ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
210
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Синең кебекләр башка юк...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы