Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?

Ләйлә Дәүләтовага еш кына «Фидан Гафаровны кемгә алыштырдың?», дип сорау бирәләр икән. «Менә бу ут кебек егетләргә», дип җавап бирә Ләйлә. Ә рәсемдә ул Рәсим Фасихов һәм Ильшат Вәлиев белән фотога төш...

Ләйлә Дәүләтовага еш кына «Фидан Гафаровны кемгә алыштырдың?», дип сорау бирәләр икән. «Менә бу ут кебек егетләргә», дип җавап бирә Ләйлә. Ә рәсемдә ул Рәсим Фасихов һәм Ильшат Вәлиев белән фотога төшкән. Аларның яшьрәк булуларына да исе китми Ләйләнең, «икесенә бергә 70 тирәсе була», дип язып та куйган. Әле үзләре белән яшь кызлары да бар икән. Чынлыкта исә, Ләйлә бу пост белән үзләренең концертларына реклама ясый. «Юмор, пародия, үзәккә үтәрлек шигырьләр, дәртле җырлар, кызыклы, мәгънәле сценарий, барысы бергә ‒ «Хатын кызны ничек кулда тотарга» театраль концертында. Кызык һәм кызу булачак», дип язылган пост астында.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк