Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Дәүләтова – кәләш, Фидан Гафаров – кияү!

Яңа ел бәйрәмнәрен һәркем гаиләсе белән, туганнары һәм якыннары янәшәсендә үткәрергә тырыша. Шул уңайдан бәйрәм көннәрендә концерт-театрларга да халыкның ихтыяҗы арта. Ә артистларның исә, бәйрәм көннә...

Яңа ел бәйрәмнәрен һәркем гаиләсе белән, туганнары һәм якыннары янәшәсендә үткәрергә тырыша. Шул уңайдан бәйрәм көннәрендә концерт-театрларга да халыкның ихтыяҗы арта. Ә артистларның исә, бәйрәм көннәрендә дә ял итәргә вакытлары юк, әнә алар инде җиң сызганып эшкә керешкән.

Яңалыкка сусаган тамашачылар өчен танылган шагыйрә, популяр алып баручы Ләйлә Дәүләтова һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров «Хатын-кызны ничек кулда тотарга» дип исемләнгән юмористик театраль шоу тәкъдим итә. Катнашучылар арасында Илшат Вәлиев, Рәсим Фасыйхов, Алисә Сафина чыгышлары көтелә. Тамашаның төп яңалыгы шунда - Ләйлә Дәүләтова туй күлмәге кигән кәләш образында, ә Фидан Гафаров - кияү.

Тагын нинди көтелмәгән борылышлар булыр икән? Тиздән белербез.

 

 

Автор: А.Габдуллина

Фото: Инстаграм @leyla_davletova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк