Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Дәүләтова: «Кеше сүзеннән курыкмыйча, мин синең кочакка атылдым...»

Ләйлә Дәүләтова үзенең инстаграмында кызыклы пост урнаштырды. Ни өчен кызыклымы, чөнки аны укый башлагач та, интрига башлана. Үзегез дә укып карагыз әле. «Мин гомер буе Синнән качарга тырыштым... Авы...

Ләйлә Дәүләтова үзенең инстаграмында кызыклы пост урнаштырды. Ни өчен кызыклымы, чөнки аны укый башлагач та, интрига башлана. Үзегез дә укып карагыз әле.

«Мин гомер буе Синнән качарга тырыштым... Авылга, эшләргә...Очрашмаска сәбәп табылып кына торды... Ләкин язмыш безне барыбер очраштырды... Кеше сүзенә күз йомып, берничә ел элек мин курыкмыйча Синең кочагыңа атылдым... Бу таңны без бергә каршыладык... Кайнар, назлы, шаян, юмарт, рәхәт икән Син... Минем урында бер хатын-кыз да Сиңа гашыйк булмыйча түзә алмас иде... Хәзер инде Синең белән очрашуларны сагынып көтеп алам... Шундый ләззәт бүләк иткәнең өчен, Аллахы Тәгаләм, мең рәхмәт Сиңа. Һәрбер кешегә шундый бәхетне тоярга насыйп булсын берүк. Сине тизрәк якыннарым, Әнием белән таныштырасым килә. Бар дөньяга хәерле иртә теләп, Сине яратуымны бар дөньяга кычкырасым килә!!! Мин яратам сине дингез...», диелгән.

Нәрсә? Диңгез? Мин Ләйлә Дәүләтова үзенең сөйгән яры турында яза дип торам. Эх...

Автор: Г.Шарапова

Фото: leyla_davletova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк