Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Дәүләтова: Очарга өйрәнер идем...

Кыскалыкта осталык: 1. Үзеңне нинди чәчәк белән чагыштырасың? Роза – чәнечкеле булган өчен. 2. Имиджыңны үзгәрткәнсең икән? Бу нәрсә белән бәйле? Концерт алдыннан була торган гына үзәрешме, әллә хә...

Кыскалыкта осталык:

1. Үзеңне нинди чәчәк белән чагыштырасың?

Роза – чәнечкеле булган өчен.

2. Имиджыңны үзгәрткәнсең икән? Бу нәрсә белән бәйле? Концерт алдыннан була торган гына үзәрешме, әллә хәзер гел шулай озын чәчләр белән йөрергә уйлыйсыңмы?

Бу иремнең үтенече, бәби көткәндэ чәч кистерергә ярамый диделәр, хәзер гел озын чәчле булачакмын, Алла боерса

3. «Адәм белән Һава» тапшыруын киләчәктә дәвам итәргә җыенасыңмы?

«Яңа гасыр» каналында 3 яшькә кадәр декрет ялында утырырга дип гариза яздым. Бәбиебезгә көз көне 3 яшь тула, димәк көзен «Адәм белән Һаваны башлыйбыз.

4. Бүген иртән үз-үзеңә нәрсәне бүтән эшләмәм яки һичшиксез эшләячәкмен дип сүз бирдең?

Минем иртәләрем эшләмәм дип түгел, киресенчә эшлэргэ кирэк дип башлана.

5. Сине нәрсә оялта ала, дөресрәге кызарта?

Дүрт абыем бар. Һәрберсенең туе булды, берсендә дә кызармый, оялмый матур тост әйтә алмадым. Хәзер үзем – тамада.

6. Кемне күбрәк ялганларга туры килә?

Бәбиебезне. «Мәми алырга гына чыгам, хәзер кайтам,” – дип .

7. Тагын нинди талантка ия булырга теләр идең?

Очарга өйрәнер идем.

8. Холкыңның иң яхшы ягы?

Ялкау тугел.

9. Булдыра алсаң үзеңдә нинди сыйфатларны үзгәртер идең?

Артык күп уйламаска иде.

10. Кызыңда үзеңә охшаш сыйфатлар күрәсеңме, әллә күбрәк әтисе ягына охшаганмы?

Ак йөзле булгач, беренче чиратта миңа ошаталар. Ләкин чынлыкта ул әтисенэ күбрәк охшаган. Озын буйлы, акыллы, чибәр, холкы – усал да, шаян да, күзләре, иреннәре дә әтисенеке.

11. Кайсы илдә яшәргә теләр идең?

Бары тик Татарстанда

12. Нинди күренеш гамәлләр синдә нәфрәт уята?

Исереклек һәм талашу.

13. Әгәр яшьлеккә кире кайту мөмкинлеге булса, нәрсәне үзгәртер идең?

Гашыйк булмас идем...

14. Еш гашыйк буласыңмы? Бу сиңа комачаулыймы?

Комачаулый да, нәрсәдер эшләргә, матур булырга, нәрсәгәдер ирешергә көч тә бирә.

15. Иң соңгы укыган китабың?

Балалар психологиясе.

16. Яратып караган спектаклең?

Алар бик күп. «Әлдермештән Әлмәндәр», «Гөргери кияүләре», «Гөлшаян».

17. Синең өчен тормышта иң мөһим әйберләр?

Гаилә. Кадерле кешеләрем өчен һәрчак бәйрәм буласым килә! Һәркемнең якты йөзле, нурлы карашлы булуын, бер-берләрен сөендерүдән тәм табып яшәүләрен телим.

«Сәхнә» журналы 2016 ел, февраль

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк