Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Дәүләтованың изге нияте

«Адәм белән Һава йолдызлары – 2» концертының иң зур үзенчәлеге аның телевидениедәге тапшыру нигезендә барлыкка килүендәдер. «Адәм белән Һава» тапшыруын концерт форматында үткәрү идеясе күптәннән бар и...

«Адәм белән Һава йолдызлары – 2» концертының иң зур үзенчәлеге аның телевидениедәге тапшыру нигезендә барлыкка килүендәдер. «Адәм белән Һава» тапшыруын концерт форматында үткәрү идеясе күптәннән бар иде, әмма хәзер генә үткәрелә башлады», – диде бу тапшыруның алып баручысы һәм концертны оештыручы Ләйлә Дәүләтова. «Концертта катнашырга тиешле артистларны ничек сайладыгыз?» дигән сорауга ул: «Минем шундый сәер гадәтем бар, мин артистларны да, алар нәрсә җырлыйсын да үзем сайлыйм», - дип җавап бирде.

Ләйлә Дәүләтова үзенең максаты белән дә бүлеште. «Яшәгән саен аңлыйм, дөньяда бердәнбер дөрес, гадел, кирәкле юл – ул дин юлы. Эшләргә өйрәнергә тиешле бердәнбер теләгем, максатым – Алла бирсә, намаз укырга өйрәнү», – диде ул. 

Автор: Гөлия ХӘСБИУЛЛИНА
Фото: Салават Камалетдинов
 

 интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк