Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә: «Мәхәббәт турында язып, исәрләнеп утыра торган яшьтән уздым»

Тамашачыларга аның ничек, кем белән яшәве һәрвакыт кызык булды. Әмма шагыйрә, «Адәм белән Һава тапшыруының авторы һәм алып баручысы Ләйлә Дәүләтова үзенең шәхси тормышы турында сөйләми иде. "Интертат"...

Тамашачыларга аның ничек, кем белән яшәве һәрвакыт кызык булды. Әмма шагыйрә, «Адәм белән Һава тапшыруының авторы һәм алып баручысы Ләйлә Дәүләтова үзенең шәхси тормышы турында сөйләми иде. "Интертат"ка эксклюзив интервьюда ул төп серен чиште.

- Сез бик авыр холыклы һәм туры сүзле кешегә охшагансыз. Бу шулаймы?

- Дөрес. Минем шигырьләрем төрле-төрле, шуңа күрә минем холкым да төрле һәм бик үзгәрүчән. Дүрт абый арасында үскәнгәме, миндә ирләр холкы. Җебеп, зарланып торырга яратмыйм. Әмма шуңа да карамастан рәхәтләнеп елап та алырга мөмкинмен. Сабый балалар кебек әнинең алдына менеп, аның кочагына кереп озаклап елап утыра алам. Ул да мине башымнан сөеп утыра. Бар дөньямны онытып кызым белән уйныйм, аның белән икенче бер сабыйга әйләнәм. Балам миңа үзенең дустына караган кебек карый. Мин төрле кеше, ләкин бу рольләрнең мин берсен дә уйнамыйм. Ачулана, кычкыра да алам. Күпчелек очракта мин ыныч кеше. Минем күңелемдә, эчемдә тынычлык хөкем сөрә. Һәрбер әйбернең матур ягын гына эзлим. Мәсәлән, «Адәм белән һава» тапшыруын алыйк. Анда да геройларымның матур якларын күрсәтергә тырышам. Тормышның да гаделсез һәм җитешсез яклары күп, әмма мин аларга игътибар итәргә теләмим. Матур итеп яшәп калырга кирәк. 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Александр Эшкинин

Чыганак: интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк