Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Таишева: «Алып килерсең туачак балаларыңны»

Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграм социаль челтәрендә балалары белән еш кына видео урнаштыра. Соңгы тапкыр ул укучыларын кызы ЙәЙә белән сөендерде. Биредәге видеода кыз үскәч кем булуын сөйләп бирде: «Әни...

Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграм социаль челтәрендә балалары белән еш кына видео урнаштыра. Соңгы тапкыр ул укучыларын кызы ЙәЙә белән сөендерде. Биредәге видеода кыз үскәч кем булуын сөйләп бирде: «Әни, мин ике җирдә эшлим: садикта, мәктәптә балаларны укытам һәм сәхнәдә җырлыйм!».

Моннан тыш, Ләйлә әнисенә туачак балаларын ул эшләгән балалар бакчасына алып килергә тәкъдим итте. Әнисенең гаҗәпләнеп: «Минем тагын балалар туачакмени?!», – дигән сорауына, Ләйлә: «Ник? Тусын! Алар бит барыбер озак үсә», – дип җавап кайтара.

Ландышны укучылар мондый видеоларны бик яратып карыйлар һәм үз фикерен видеоязма астында белдерәләр. «Каян сүзлэрен таба?! «Туачак балаларынны китерерсең»...Кэеф төшенке булса, Ләйлүкне табып карарга кирәк инстадан, сразу күтәрел! Әфәрин!», – дип язучылар бар.

Без дә Ләйлә белән постларны карарга һәм укырга яратабыз. Сезгә дә биредәге видеоны карарга тәкъдим итәбез.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @landyshnigmatjanova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк