Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Таишева Ләйсән Гыймаеваның җырын башкарды

Ләйлә Таишева белән видеоны күпләр көтеп ала. Нәни кыз татар инстаграмының йөрәген яулады дип әйтү артык булмас. Соңгы видеода Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйсән Гыймаеваның җырын башкарды. Ландыш б...

Ләйлә Таишева белән видеоны күпләр көтеп ала. Нәни кыз татар инстаграмының йөрәген яулады дип әйтү артык булмас. Соңгы видеода Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйсән Гыймаеваның җырын башкарды.

Ландыш бу хакта Ләйсәннең инстаграм сәхифәсен билгеләп: «син Ләйләнең яраткан җырчысы, бел шуны», дип язды. Биредә Ләйлә җырны өйрәнә генә. Әлеге вакытта сүзләргә «разборка» гына ясый. Әмма инстаграмда утыручыларга шушы да җитә кала: пост астына кызны ничек итеп яратканнарын белдерделәр. Комментарийлар арасында: «Бу кыз настоящий артист була», «әй матур кыз, күз тидермәсеннәр шуңа», «үлеп-үлеп яратам җимешне» дигән сүзләр укып була.

Ә Сез Ләйлә белән видеязмаларны көтәсезме?

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @landyshnigmatjanova 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк