Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Таишева: «Мин Римма әбигә охшаган!»

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың инстаграмында еш кына балалары белән видеоязмалар пәйда була. Тамашачылар аеруча Ләйлә Таишева белән постларны яратып укыйлар. Кичә артистка сәхифәсендә Ләйлә белән вид...

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың инстаграмында еш кына балалары белән видеоязмалар пәйда була. Тамашачылар аеруча Ләйлә Таишева белән постларны яратып укыйлар.

Кичә артистка сәхифәсендә Ләйлә белән видео урнаштырды. Биредә кечкенә кыз әнисенең: «Бигрәк әкрен ашыйсың. Балалар бакчасында шулай ук ашыйсыңмы?» дигән соравына җавап бирә. Җитез һәм акыллы Ләйлә бер дә аптырап тормый, әйтер сүзен шунда ук табып ала һәм җавап кайтара: «Әйе инде! Алар торалар йокыдан, ә мин әле уянмаган. Мин обедны ашыйм, ә алар инде йокларга ята. Кич белән мин ашарга утырам, ә алар уйнарга баралар – мин һәрвакыт артта калам. Үзегез әйтәсез бит, мин Римма әбигә охшаган дип!». Менә шундый акыллы инде ул яраткан Ләйләбез!

Пост астында шундый кызыклы комментарийлар укып була: «Төс кыяфәте белән генә түгел, ә холкы белән дә Рима әбисенә охшаган икән бу матур кызчык!», «көне буе карап утырыр идем мин бу кызны күз тимәсен», «минем исем китә бу балага, зурлар кебек белдекле умный сөйли».

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @landyshnigmatjanova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк