Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Таишева әтисе кайтуына борчыла

Быелгы көз җәй кебек: ел фасылының үзенчәлекләре белән куандырмады. Алтын сентябрь урынына салкан ноябрь килеп җитте, беренче кар да 23 сентрябрьдә яуды. Кар явуы үзе бер кечкенә мизгел, бигрәк тә ба...

Быелгы көз җәй кебек: ел фасылының үзенчәлекләре белән куандырмады. Алтын сентябрь урынына салкан ноябрь килеп җитте, беренче кар да 23 сентрябрьдә яуды.

Кар явуы үзе бер кечкенә мизгел, бигрәк тә балалар өчен. Ландыш Нигъмәтҗанова шушы мизгелне төшереп өлгергән һәм инстаграм аккаунтына урнаштырган. Видеоязмада Ләйлә абыйсы Әнвәрне һәм энесе Гомәрне сүгә. Малайлар, имеш, карны озак чистарталар: «Сез көрисез, ә кар һаман кузгалмый да, бетми дә. Тизрәк инде! Әти кайта бит!», – дип ут йөртә ул аларны.

Ландыш Нигъмәтҗанованың балаларын инстаграмда күбесе яратып карыйлар. Тамашачы аеруча җитез Ләйләгә соклана: ул һәрвакыт нәрсә әйтергә кирәк икәнен таба.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @landyshnigmatjanova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк