Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Таишева укытучы булган

Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишевның кызы Ләйлә кечкенәдән яхшы артист булып үсә. Аның акыллылыгы һәм җитезлеге бар татар инстаграмында утыручыларны сокландыра. Узган атнада укытучы көне уңаенн...

Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишевның кызы Ләйлә кечкенәдән яхшы артист булып үсә. Аның акыллылыгы һәм җитезлеге бар татар инстаграмында утыручыларны сокландыра.

Узган атнада укытучы көне уңаеннан Ландыш инстаграмына балалары белән чираттагы кызыклы видео урнаштырды. Биредә Ләйлә укытучы ролендә, ә Әнвәр белән Гомәр укучылар буларак уйныйлар. Ләйләгә карасаң, аны гаиләдә урта бала диеп бер дә әйтмәссең: абыйсы белән энесен пыр туздыра. «Сезнең белемегез булмаса, лапас артына да бара алмыйсыз», – ди, акыллыбыз.

Ләйләне инстаграмда бик яратып карыйлар. Аны әбисе, Римма Ибраһимова, белән чагыштыралар, хәтта артист буларак уңышлы карьера фаразлыйлар. Ә менә Ләйлә үзе нинди юл сайлармы икән? 

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @landyshnigmatjanova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк