Логотип
Хәбәрләр

Ләйсән Басыйрова «Болгар кызлары» ннан китүе турында: «Ваннада төшкән фотоларыма җитәкчебез Айгөл башта хәтта «лайк»лар да тезгән идее»

 «Болгар кызлары» триосы узган гасырның 90нчы елларында татар сәхнәсендә бик популяр булган төркем иде. Еллар уза тора, төркем дә алмашына бара: яңа солистлар «пәйда булла», килә һәм китә тора. Трионы...

 «Болгар кызлары» триосы узган гасырның 90нчы елларында татар сәхнәсендә бик популяр булган төркем иде. Еллар уза тора, төркем дә алмашына бара: яңа солистлар «пәйда булла», килә һәм китә тора. Трионың чираттагы солисты Ләйсән Басыйрова интернет киңлекләренә интим фотолар куйган өчен төркемнән куылды. «Интертат» аның белән әңгәмә корды һәм бу вакыйгага карата аның мөнәсәбәтен ачыклады.

Утыз ел эчендә төркемдә иң озак җырлаган солист – Айгөл Зәйнуллина булып кала, ул хәзерге вакытта төркемнең продюсеры да. Солистларның еш алмашынып торулары һәм аларның куылулары нәрсәгә бәйле? Ләйсән Басыйрова «Болгар кызлары» триосы төркеменә, башка кызлар кебек үк, кастинг аша килеп эләгә. Казан дәүләт мәдәният институтында укыган кыз шатлыгыннан «җиденче күк»кә менә: төркем белән җырлар яздыру, төрле җирләрдә чыгыш ясаулар башлана. Тик барысы да бер мизгелдә челпәрәмә килә... Ләйсән ваннада төшкән фотосессиядән фотолар урнаштырганнан соң, төркемнән китәргә мәҗбүр була.

– Ләйсән, «Болгар кызлары» триосы төркеменә Сез ничек килеп эләктегез һәм ни өчен анда барырга уйладыгыз?

– Мин бер ел элек Инстаграм челтәрендә «Болгар кызлары»на бер кыз эзлибез дигән публикация күреп алдым һәм кастингка язылып карарга булдым. Килдем. Бер инглиз һәм татар җырын җырларга куштылар. Җырлап күрсәттем. «Без сезгә шалтыратырбыз», - дип калдылар. Кастинг үткәнемне дә оныткан идем инде, ике атнадан соң Айгөл Зәйнуллина шалтыратты, без синең белән яңа репертуар карамакчы идек, бергәләп яңгырашны тыңлап карамакчы идек дип, минем килүемне сорады. Репетицияләр башланды. Һәм, ниһаять, инде ике атнадан соң без «Корстон» үзәгендә чыгыш ясадык. Фотоларга бергә төшсәк тә, рәсми рәвештә мине «Болгар кызлары» солисты дип игълан итмәделәр...

Икенче көнне кастингның икенче туры үткәрелде. Бишәр кыз килде. Аларның һәркайсы төркем белән җырлап карады һәм соло җырларын башкарды. Нәкъ шул кастингтан соң мине триога алдылар.

Ә миңа кадәрге кыз дүрт ай гына эшләп алган дип беләм. Аның белән дә конфликт белән аерылышканнар. Мәсәлән, продюсерның Айгөл Гардисламовалар белән аралашуы юк, алар «кара исемлек»тә...

– Репетицияләр ясауга күпме вакыт сарыф ителде?

– Төркемгә килгәч тә, һәр көнне шөгыльләнә идек. Тора-бара Сабан туйлары, концертлар белән репетицияләр азайды. Ә соңгы вакытта без ешрак күрешеп, репетицияләр ясый башладык.

– Төркемдә мохит нинди?

– Төрлечә булды дияр идем. Көлеп, елмаеп сөйләшкән вакытлар да булды, ниндидер сорауны уртага салып сөйләшкәндә бәхәсләшү булмыйча калмый. Ә болай агрессия, талашулар бик аз булды. Күпчелек очракта уңай эмоцияләр генә кичердем.

Бер-беребезгә ышана идек. Хәтта Айгөлнең шәхси проблемалары да бар иде. Дусларча ярдәм итә идем. Төркем эчендә тату булдык.

Тулырак: intertat.tatar

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк