Логотип
Хәбәрләр

Ләйсән Басырова «Болгар кызлары»н оятка калдырган

«Болгар кызлары» триосының элекке катнашучысы Ләйсән Басырова үзенең инстаграм челтәрендә интим фотолар урнаштырды. Бу җәмәгатьчелектә канәгатьсезлек уятты, мондый фотолар кую татарларның менталитетын...

«Болгар кызлары» триосының элекке катнашучысы Ләйсән Басырова үзенең инстаграм челтәрендә интим фотолар урнаштырды. Бу җәмәгатьчелектә канәгатьсезлек уятты, мондый фотолар кую татарларның менталитетына туры килми. Нәтиҗәдә, Ләйсән группадан китте. Бу хакта без «Болгар кызлары» триосының төп солисткасы Айгөл Зәйнуллинаның инстаграм аккаунтыннан белдек. Ул барлыкка килгән хәлне аңлатып бик озын гына пост язган. Күп кеше трионы пиарда гаепләгән, Айгөл үзләренең мондый пиар белән беркайчан әда шөгыльләнмәячәкләрен, 30 еллык тарихы булган төркемгә гомумән пиар кирәк түгеллеген яза. Ләйсәнне триодан җибәрү өчен бу фотолар гына нигез булмаган, әлбәттә, чөнки Ләйсән инде элек тә мондый кыек адымнар ясый торган булган. Ә кисәтүләрне ул тыңламаган, алга таба үзенең ярымшәрә фотоларын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүен дәвам иткән. Айгөл Зәйнуллина әйтүенчә, алар үзләрен мөселман группасы буларак тәкъдим итмиләр, ләкин «Болгар кызлары» республикабызының милли йөзен тәкъдим итә торган төркем буларак, аның җырчыларына мондый фотолар урнаштыру килешә торган эш түгел.  Йомгаклап әйткәндә, Ләйсәннең тормыш рәвеше төркемнең идеологиясенә туры килеп бетми, Айгөл: «Кешеләрдә бу кадәр ялгышканым юк иде әле», дип яза. Шуңа да, Ләйсәннең китүе төркем өчен зур югалту булмагандыр да.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк