Логотип
Хәбәрләр

Ләйсән Фәтхетдинованы котлыйбыз!

«Ләйсән Расимовнага бүген мактаулы исемне Президентыбыз үзе тапшырды. Мин эшли алмаган эшләрне эшләп, мине саклап, яклап йөрүче хатыныма зур Рәхмәт!»  - дип яза шәхси аккаунтында җырчы Салават Фәтхетд...

«Ләйсән Расимовнага бүген мактаулы исемне Президентыбыз үзе тапшырды. Мин эшли алмаган эшләрне эшләп, мине саклап, яклап йөрүче хатыныма зур Рәхмәт!»  - дип яза шәхси аккаунтында җырчы Салават Фәтхетдинов. 
Бик күп комментарийлар кабул иткән җырчыбыз. «Нәрсә өчен бирелде? Нинди мактаулы исем ул?» дип халык баш ваткан.  Әмма җырчы җавап бирмәгән. Ләйсәннең «Салават» яшьләр үзәге директоры вазыйфасын башкаруы күпләргә мәгълүмдер. Аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме тапшырылды. Бу хакта Камал театрында булып узган еллык йомгак утырышы вакытында  билгеле булды. Мактаулы исем алуы белән Ләйсән Расимовнаны котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк