Логотип
Хәбәрләр

Ләйсән Гимаева рәсем ясый, Булат Бәйрәмов бәби карый

Белүебезчә, Ләйсән Гимаева күптән түгел бәби алып кайтты. Декрет ялында булуына кармастан, ул өйдә генә утырмый, аның бит әле тагы ике кызы бар. Аларга да әни кешенең игътибары кирәк. Ял көннәрендә ал...

Белүебезчә, Ләйсән Гимаева күптән түгел бәби алып кайтты. Декрет ялында булуына кармастан, ул өйдә генә утырмый, аның бит әле тагы ике кызы бар. Аларга да әни кешенең игътибары кирәк. Ял көннәрендә алар кызы Зифа белән, кечкенә бәбине әтиләре Булат Бәйрәмовка калдырып, рәсем ясарга мастер-класска китәләр. Бу мастер-класстан алган хис-кичерешләре белән Ләйсән үзенең инстаграм битендә бүлеште.

«Бу ял көннәрендә бәләкәчне әтисенә калдырдык та, Зифам белән ihsanrt га рәсем ясарга мастер-класска киттек. Декрет «ялындагы» хатын-кызга мондый ял да кирәк бит. Шундый ошады. Флюид стилендә, кисточкаларсыз гына картина килеп чыкты…», ‒ дип яза Ләйсән.

Гөлшат Хәлиуллина

Фото: җырчының гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк