Логотип
Хәбәрләр

Ләйсән Гыймаева 4 нче бала алып кайтырга җыена

Популяр җырчы Ләйсән Гыймаева тормыш иптәше Булат Бәйрәмов белән 3 кыз тәрбиялиләр. Җиһангировлар гаиләсе – кызлардан уңды, 2018 елның маенда бәхетле пар янәдән әти-әни булу бәхетенә иреште – өченче к...

Популяр җырчы Ләйсән Гыймаева тормыш иптәше Булат Бәйрәмов белән 3 кыз тәрбиялиләр. Җиһангировлар гаиләсе – кызлардан уңды, 2018 елның маенда бәхетле пар янәдән әти-әни булу бәхетенә иреште – өченче кызлары Зәйнәп туды.

Күптән түгел Ләйсән Гыймаева Инстаграм дусларын аптырашта калдырды. Фәрит Таишев белән Ландыш Нигъмәтҗанованың кызлары Ләйлә белән төшкән фотосурәтенә артист: «Ләйлә минем 4 нче кызым булам ди», – дип язып куйган. Комментарийларда кайберәүләр җырчының шаяртуын чынга алган, икенчеләре исә киресенчә, «Бу Ләйлә әйтер ул, телгә бай», «Кызлар җитәр инде, малай кирәк», дип шаярталар.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @leisan_gimaeva_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк