Логотип
Хәбәрләр

Ләйсән Гыймаева белән ябыгасыгыз киләме?

Хатын-кызның мәңгелек проблема инде ул, ябыгырга теләү, ул һәрвакыт ябыга. Җырчы Ләйсән Гыймаеваны да бу проблема борчый икән. Шуңа күрә ул ябыгу процесын башлап җибәрергә планлаштыра, әле үзе генә дә...

Хатын-кызның мәңгелек проблема инде ул, ябыгырга теләү, ул һәрвакыт ябыга. Җырчы Ләйсән Гыймаеваны да бу проблема борчый икән. Шуңа күрә ул ябыгу процесын башлап җибәрергә планлаштыра, әле үзе генә дә түгел башкаларга да булышырга уйлый. Ничек дисезме, whats app мессенджерында төркем туплаячак, анда туклану буенча да табиб булачак. Табиб көн саен төркемдәге кешеләргә меню тәкъдим итәчәк икән. Катнашучыларны күп җыймаска планлаштыралар, 10-15 кешедән торачак, чөнки халык күп булган саен һәркемне контрольдә тотарга авыррак. Күп кешене түләү мәсьәләсе кызыксындыра, әлбәттә, бу төркемгә керү бөтенләй үк бушка булмаячак. Ничә сум икәнен Ләйсәннең инстаграмына язып белеп була. Ләйсән үзе «Сандугач та бушка сайрамый», ди. Искәртеп үтәбез, бу төркемгә хатын-кызлар гына түгел ир-атлар да кабул ителә.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк