Логотип
Хәбәрләр

Ләйсән Гыймаева ирен төп башына утырткан

Җырчы Ләйсән Гыймаеваны актив блогерлар рәтенә кертергә була, аның язылучылар саны да 130000 якын. Җырчы кызыклы видеолар белән дә сөендереп тора. Шушы көннәрдә ул  ире Булат белән бергә төшерерлгән в...

Җырчы Ләйсән Гыймаеваны актив блогерлар рәтенә кертергә була, аның язылучылар саны да 130000 якын. Җырчы кызыклы видеолар белән дә сөендереп тора. Шушы көннәрдә ул  ире Булат белән бергә төшерерлгән видео урнаштырды. Анда алар тормышта булырга мөмкин кызыклы хәлне күрсәтәләр. Видеоның эчтәлеге болайрак. Булат белән Ләйсән арасында сөйләшү бара:

‒ Ләйсән, берәр тәмле нәрсә пешер әле.

‒ Нәрсә соң ул тәмле нәрсә?

‒ Тәкә итеннән берәр нәрсә пешер инде. Мин чыгып кайтам хәзер, кайтуга пешкән булсын яме.

‒ Кызым, карале, нәрсә пешер дип әйтте әле ул әтиең?

‒ Тәкә.

‒ Ә, тәкә.

Булат кайткач, Ләйсән аның алдына бәрәңге тәкәсе китереп куя. Булат аптырап, кая моның ите, дип сорый, мин бит сиңа тәкә итеннән пешерергә куштым, ди. Ләйсән югалып калмый. Син бит үзең тәкә пешерергә куштың, ди.

Мондый хәлләр кем белән дә булырга мөмкин, шулай бит?!

Автор: Г.Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк