Логотип
Хәбәрләр

Ләйсән Гыймаева: «Пелёнка кечерәйгән...»

Вакыт дигәннәре шулкадәр тиз уза икән, әле кайчан гына туган җырчы Ләйсән Гыймаеваның кечкенә кызы Зәйнәпкә дә 8 ай булган. Шушы шатлыклы вакыйга белән уртаклашып, сабыеның фотосын Инстаграм челтәрен...

Вакыт дигәннәре шулкадәр тиз уза икән, әле кайчан гына туган җырчы Ләйсән Гыймаеваның кечкенә кызы Зәйнәпкә дә 8 ай булган.

Шушы шатлыклы вакыйга белән уртаклашып, сабыеның фотосын Инстаграм челтәрендә урнашырган әнисе. «Әле кайчан гына сөенә-сөенә, минем бала иртәнге 6га чаклы уянмыйча йоклый дип язганымны искә төшердем, ә хәзееер... төнлә 15 тапкыр уяна, көндез дә күп дигәндә 1 сәгать йоклап ала, аның да ярты сәгатен кулда тирбәтергә кирәк», – дип яза Ләйсән.

Бала көйсез йоклаганга күрә Ләйсән нарасыен кабаттан бәйләүгә (пеленка) төреп йоклата башлаган икән. Әмма пеленкасы гына бераз кечерәйгән бугай...Кечерәймичә инде, Зәйнәп Булатовнага 8 ай тулган бит!

 

Автор: А.Габдуллина

Фото: Инстаграм @leisan_gimaeva_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк