Логотип
Хәбәрләр

Ләйсән Гыймаева Рамил Шәрәповны нәрсәдә гаепли

        26 гыйнвар көнне «Уникс» концертлар залын шаулатып, эстрада артистлары һәм аларның балалары катнашында «Балалы солянка» тамашасы узды. Концертта Илназ Баһ, Раяз Фасыйхов, Ландыш Нигъмәтҗанова,...

        26 гыйнвар көнне «Уникс» концертлар залын шаулатып, эстрада артистлары һәм аларның балалары катнашында «Балалы солянка» тамашасы узды. Концертта Илназ Баһ, Раяз Фасыйхов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ләйсән Гыймаева һәм тагын бик күп популяр артистларның йолдызлы гаиләләре катнашты. Алып баручы – Рамил Шәрәпов.

         Барысы да яхшы гына узган кебек тоелса да, концерттан канәгатьсезлек белдерүче дә табылды. Тамашачылар игътибар да итмәгән мәсьәләне җырчы Ләйсән Гыймаева үзенең Инстаграм челтәрендә куертты. Җырчы алып баручы Рамил Шәрәповның үз кызларын сәхнәгә Бәйрәмовлар дип чакырып чыгаруын ошатмаган.

         – «Балаларга бу фамилиянең бөтенләй катнашы юк. Бу псевдонимны Булат Татар радиосында эшли башлаган вакытларда истә калдырырга уңайлы булсын өчен сайлаган булган. Шуңа күрә ул сәхнәдә һәм медиа өлкәдә Булат Бәйрәмов дип билгеле. Ә чынлыкта, паспорт буенча Булат та, балалар да – Җиһангәрәевләр. Гаиләбездә дә бары тик шушы фамилия. Шуңа күрә икенче юлы мондый аңлашылмаучанлыклар булмас диеп уйлап калабыз», – дип алып баручының сүзләренә ризасызлык белдергән Ләйсән.

Автор – А.Габдуллина

Фото: Инстаграм @leisan_gimaeva_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк