Логотип
Хәбәрләр

Ләйсән Гыймаевадан ир-атларның хушын алырлык рецепт

Көн саен ашарга пешерә башлагач, хатын-кызның фантазиясе кими, нәрсә пешерим икән дигән сораулар туа башлый. Ләйсән Гыймаева да аптырап беткән, ире Булат Бәйрәмовка «сораматык» пешергән ул. Язылучылар...

Көн саен ашарга пешерә башлагач, хатын-кызның фантазиясе кими, нәрсә пешерим икән дигән сораулар туа башлый. Ләйсән Гыймаева да аптырап беткән, ире Булат Бәйрәмовка «сораматык» пешергән ул. Язылучылар аптырап калган, нәрсә икән ул, дип. Рецепты бик гади икән, пешергән һәрбер ризыкны шушы «соус» астында бирергә була. Ләйсән Булатка ризык китереп куйгач, Булат аның нәрсә икәнен сорый. Ләйсән «Сорама, тык», дип җавап бирә. Булат бу ризыкны бик тә ошата, «Тыгам, тыгам», дия-дия сораматыкны ялтыратып куя.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк