Логотип
Хәбәрләр

Ләйсән Гыймаевадан ябыгу серләре

Популяр җырчы Ләйсән Гыймаева декрет ялында да тик утырмый. Өченче кызын тапканнан соң Ләйсән үзенең Инстаграм челтәрендәге шәхси аккаунтында әниләр блогы башлап җибәрде дисәк тә ялгыш булмас. Бал...

  • Популяр җырчы Ләйсән Гыймаева декрет ялында да тик утырмый. Өченче кызын тапканнан соң Ләйсән үзенең Инстаграм челтәрендәге шәхси аккаунтында әниләр блогы башлап җибәрде дисәк тә ялгыш булмас. Бала тапканнан соң җырчыга бик күп хатлар килә башлаган икән, кызыксынучан тамашачылар бәбинең үсешенә, үз-үзен тотышына кагылышлы сорауларын Ләйсәнгә көн саен юллап торалар икән. Шушы сорауларга җавап итеп җырчы кечкенә кызына кагылышлы фактлар белән уртаклаша һәм яраткан тамашачыларына күп балалы әни буларак файдалы киңәшләр дә бирә.
  • Күптән түгел җырчы подписчиклары арасында Яңа ел алдыннан дөрес туклану марафоны игълан итте. Җырчы үзенең гимнастика ясап кына ябыга алмавын әйтте һәм дөрес туклануга күчәргә ниятен белдерде.
  • Ләйсәнгә кушылырга теләүчеләр бармы? Бергә ябыгу күңеллерәк бит!
  • Автор: А.Галимова
  • Фото: Инстаграм @leisan_gimaeva_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк